Күрше күршесен талаган
32 яшьлек ир-ат караклыкта гаепләнеп тоткарланган.
Чаллыда яшәүче подъездда үзенең күрше хатын-кызына һөҗүм иткән. Аның муеныннан 9,5 мең сум торган алтын чылбырны өзеп алган. 67 яшьлек ханым үзен талаучыны таныган һәм полициягә хәбәр иткән. Тоткарланучы элек тә кеше талаганы һәм караклыгы өчен хөкем ителгән булган. Ә чылбырны ул сатарга өлгергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа