Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган IX республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тугызынчы ел рәттән Казан Идел буе Федераль университетының сәнгать һәм филология институты, Казан шәhәре Башкарма Комитеты Мәгариф идарәсе, Казан шәhәренең мәгълүмати-методик үзәге һәм муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Гимназия №14» (алга таба - «Гимназия») белән берлектә күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган...

Конференциядә татар халкының мәгарифе, мәдәнияты һәм икътисади үсешенә зур өлеш керткән Хәлфиннәр нәселенең тормышы һәм иҗади эшчәнлеге төрле юнәлешләрдә өйрәнелә һәм тикшерелә.

Конференция кысаларында түбәндәге секцияләр эшләячәк:

- Татар филологиясе

- Рус филологиясе

- Тел белеме һәм сөйләм культурасы (рус, татар һәм чит телләр)

- Ватан тарихы һәм туган якны өйрәнү

- Математика, информатика, физика

- Биология, химия, экология

- Дөнья мәдәнияте һәм диннәр тарихы

- Психология, «Кеше тормышында спортның роле» (спорт
ярышларының тарихы; әдәбиятта һәм рәсем сәнгатендә спорт темасы;
уеннар презентациясе)

- Дөнья цивилизациясе контекстында милли сәнгать, әдәбият һәм
мәгариф

Бәйгене оештыручылар

- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

- Казан шәhәре Башкарма Комитеты Мәгариф идарәсе

- Казан Федераль университетының сәнгать һәм филология институты

- Казан шәhәренең мәгълүмати-методик үзәге

- Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

- «Гимназия №14»

Бәйгене үткәрү hәм катнашу тәртибе

2013 нче елның 20 нче декабреннән 20 нче гыйнварына кадәр « Гимназия № 14» конференциядә катнашу өчен гаризалар, тезислар, фәнни эшләр кабул итә.

Конференциядә укучылар фәнни-эзләнү эшләре белән катнаша. Эшләр мөстәкыйль эшләнгән, мәгълүматлар анализланган һәм аларда авторның үз карашы, фикере чагылырга тиеш.

Республиканың шәһәр һәм район мәктәп, гимназия, лицейларында белем алучы укучылар (Казан шәһәреннән кала) 2014 нче елның 20 нче гыйнварына кадәр гариза, тезис һәм фәнни эшләренG14.kzn@edu.tatar.ru яки halfinc@yandex.ru адресларына - электрон әрҗәләрнең берсенә җибәрә ала.

2014 нче елның 20 нче гыйнварыннан 28 нче гыйнварына кадәр Конференция читтән торып үтә - килгән эшләр тикшерелә. Килгән эшләрне, оештыру комитеты составына кергән экспертлар тикшергәннән соң, икенче турда катнашучылар исемлеге 1 нче февральдә гимназиянең официаль сайтына куела.

Икенче турга узган укучылар 8 нче февраль көнне сәгать 10 га Казан шәһәренең 14 нче гимназиясенә Конференциясенең финалына чакырыла. Алар секцияләрдә чыгышлар ясый. Фәнни-эзләнү эшләренең кәгазь варианты чыгыш ясар алдыннан экспертлар комиссиясенә тапшырыла. (Адрес: Казан шәһәре,
Авиатөзелеш районы, Луначарский урамы, 9 нчы йорт. Хәбәрләшү өчен телефон:
(843) 571-62-38, 571-62-48).

Экспертлар комиссиясе карары буенча иң яхшы тикшеренү эшләренең тезислары җыентыгын Конференциянең икенче турына кадәр бастырып чыгару планлаштырыла.

Конференциядә катнашу өчен мәктәп, гимназия, лицейларның 4 - 11 нче сыйныф укучылары чакырыла.
Конференциядә аерым укучылар эше, шулай ук 2-3 кешедән торган күмәк эшләр дә катнаша ала.

Нигезләмәне карау өчен әлеге сылтама буенча күчегез.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat

http://belem.ru/node/4850

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса