Кредитны тиен акчалар белән түләгән
Бу үзенчәлекле хәл Кытайның бер автосалонында була.
Машина сатып алган клиент әҗәтен тиен акчалар белән түләргә килгән. 150 килограмм авырлыктагы 4 капчык тиен акчаларны (сумнар белән 500 мең була) банк хезмәткәрләре ярты көн санаган. Әмма хикмәтләр моның белән генә бетмәгән: клиент калган барлык кредитны да шушы көннәрдә тиен акчалар белән түләп бетерәчәкмен дип "сөендергән".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа