Әлмәт таңнары

Красноярск өлкәсендә бүреләр 10 яшьлек малайны талап үтергән

Красноярск өлкәсендә Ессей бистәсендә бүреләр 10 яшьлек малайга ташланып, аны талап үтергәннәр, дип хәбәр итә "Российская газета" .

Хокук сакчылары 28 февраль кичендә табылган малайның тәнендә җанвар тешләгән яралар, ә тирә-ягында бүренекенә охшаган эзләр булуын раслыйлар.

Әлеге кичне малай абыйсын өенә кадәр озатырга юл ала. Озак кайтмый торган улы турында борчылган ана кеше аны эзләргә чыга. Әлеге йортлар арасында ара шактый озын булганга ул баласын бик соң таба. Ул инде җан биргән була.

Хәзер хокук саклау органнары җирле халыкны саклык чараларын күрү турында кисәтә.

Фото Интернет челтәреннән алынды

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим