Әлмәт таңнары

Кояшта кызынып ятучы Пугачеваның фотосы интернетны шаулатты [+ФОТО]

Максим Галкин Юрмала комлыгында кызынып ятучы хатынын фотога төшереп, инстаграмына урнаштырган. Фото астына: "Сөйгәнем кызына. Яшереп кенә фотога төшердем, югыйсә үзен фотога төшергәннәрен яратмый", - дип язган.

Филипп Киркоров комментарийларга "Голливуд ял итә" дип язса, башкалар «Вәт матурлык!», «Хатын-кызны мәхәббәт менә нишләтә. Браво, Максим», «Максим, аны сакла, ул безнең бер генә. Без Аллочка Борисовнаны яратабыз!» дигәннәр.

Традиция буенча, җәйне Алла Пугачева һәм Максим Галкин балалары белән Латвиядә уздыра. Алар Юрмалада вилла арендалый.

http://shahrikazan.com/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки