Реклама
Nissan Note автомобиле йөртүчесе "Машинаны урап узу чикләнгән" ("Обгон запрещен") билгесенә игътибар итмичә, каршы як полосага чыга һәм «Газель» га килеп бәрелә.
Чит ил машинасы йөртүчесе хатын-кызны сырхауханәгә озаталар. Ә аның янында утырган кызы шунда ук җан бирә. Ул махсус утыргычта утырмаган булган, ә "Фэст" дигән адаптер белән каптырылган булган.
Бу хәл Югары Ослан районында - Казан -Ульян трассасында була. Хәзер тикшерү эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа