Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Коткаручы эт

Кызганычка каршы, дөньяда явызлыкны, явыз кешеләрне юк дип әйтеп булмый.

Кемнәрдер шәфкатьлелек хакында сөйләгәндә хәтта хайваннарны мисалга китерә. Янәсе, кайбер кешеләрдән хайваннар мәрхәмәтлерәк. Ә соңгылар моны исбатлап та тора. Мәсәлән, кичә Нью-йоркта яшәүче Марк Фрили, ике этен ияртеп, су буенда йөрергә чыга. Кинәт, хуҗасын чиксез гаҗәпләндереп, "Шторм" кушаматлы эте тирән суга сикерә. Баксаң, ул батып баручы нәни болан баласын күреп калган икән. Батыр ретривер, аны муеныннан эләктереп алып, ярга кадәр йөзеп чыга ала. Тартып чыгаргач, аны исни-исни селкетергә тырыша. Бераздан Марк чакырган коткаручылар да килеп җитә. Ветеринарлар болан баласында берничә талпан һәм күз җәрәхәте барлыгын ачыклый. Әле ул табиблар күзәтүе астында.

///kiziltan.ru///

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса