Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Компьютерда уйнатмаган өчен әнисен һәм энесен балта белән үтергән

Татарстан Югары суды 27 яшьлек Нурлат егете Антон Фадеевка җәза игълан итте. Ул узган елның сентябрендә туганнарын үтереп, күршеләренә аларны Краснодар краена киттеләр дип белдергән.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, 2013 елның сентябрендә Антон Фадеев өендә компьютерда уйнап утырган. Аның янына 21 яшьлек энесе килеп дәрес әзерләргә дип компьютер сораган һәм егетләр сугыша башлаган. 50 яшьлек аналары балаларын тынычландырырга теләсә дә, Антон анасын да энесен дә балта белән үтергән. Соңрак әтисе эштән кайтып кергән, җинаятьче атасының мәетләрне күрүеннән куркып, аны да чәнчеп үтергән.

Туганнарының мәетләрен идән астына ташлап, егет әлеге йортта бер атна яшәгән. Туган апасының гаризасы буенча Фадеевларны эзләп килгән полиция хезмәткәрләрен күргәч, егет үз-үзенә кул салырга тели - үзенә 14 тапкыр пычак белән кадый.

Җинаятьчене 19,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Интертат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса