Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Колбаса белән кофе урлаган егетне тоткарлаганнар

ТР эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенә караганда, Чаллыда яшәүче бер егет иртәнге якта азык-төлек кибетеннән берничә палка колбаса белән кофе алып чыкмакчы булган.

Ул аларны курткасы эченә яшергән. Уяу сатучылар егетнең кырын гамәлен сизгәннәр, әмма үзен тоткарлый алмаганнар. Шул ук көнне ул тагын шушы ук кибеткә килгән. Бу юлы сатучылар тиз арада полициягә шалтыраткан. Егетне ОВО экипажы туктаткан. Җирле көллияттә укучы, элек тә хөкем ителгәне булган егет гаебен таныган. Аңа карата караклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса