Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Коксаки вирусы нәрсә ул?

Коксаки - энтеровирусның бер төре. Бу төркем үз эченә Коксаки А, В, ЕСНО-вирус һәм башкаларны берләштерә. Соңгы ун елда алар чит илдә генә түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә дә очрый. Ул эчәк инфекциясе кебек күчә: судан, ризыктан, тамчылы-һава юлы, бер-берең белән күрешүдән. Әмма пычрак куллар һәм судан зарарлану очраклары ешрак.


Авыру теләсә кайсы органны зарарлый, әмма соңгы елларда тире авырулары баш калкыта. Шуңа күрә аны "кул-аяк-авыз" синдромы дип тә атыйлар. Тимгелләр учка, табанга, авыз эченә чыга. Еш кына балалар авырый, зурларга да иярү очраклары бар. Тире авыруларыннан тыш, сулыш җитмәскә, йөткертергә, эч китәргә, томау төшәргә мөмкин. Иң авыр формасы - үзәк нерв системасы зарарлана, моннан соң инде менингитка да ерак калмый.

Коксаки вирусы - сезонлы инфекция. Ул июль - августта баш калкыта. Инкубация периоды 2 - 10 көнгә сузыла.

Аннан саклану өчен кулларны сабынлап ешрак юарга, кайнамаган су эчмәскә, бүлмәне ешрак җыештырырга, балаларның уенчыкларын юарга кирәк.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса