Кофта кимәгән өчен тәрбияче 3 яшьлек баланы кыйнаган
Моның өчен ул хәзер 5000 сум күләмендә штраф түләргә мәҗбүр булачак.Бу хәл Чаллының бер балалар бакчасында була.
Урамга чыгар алдыннан сабый муенлы кофтасын - водолазкасын кия алмаган өчен аның башына тәрбияче ярдәмчесе өч тапкыр суга. Бала елый, аннан урамнан кереп, йокларга ятар алдыннан тагын кофтасын сала алмагач еларга керешә. Бу хәл ата-анага килеп ирешкәч, тәрбиячене тикшерә башлыйлар. Аны гаепле дип табып, административ җаваплылыкка тартканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа