Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кәҗәләргә штраф салына

- Соңгы вакытта Герцен, Шоссейная, Солнечная урамнарында кәҗәләр еш күренә башлады. Алар белән көрәш алып барыламы? Хуҗаларына карата нинди чаралар күрелә? Герцен урамында яшәүче Наил абыегыз


- Наил абый, әлеге сорауга тулы җавап алу өчен без башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Грушинга мөрәҗәгать иттек. Аның сүзләренә караганда, шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре буенча урамда йөрүче йорт хайваннары хуҗаларына 2000 нән алып 5000 сумга кадәр штрафлар каралган. "Әгәр дә әлеге чаралар белән дә җиңеп булмый икән, ул чакта урамга чыгарылган кәҗә-сыерлар резервациягә ябылачак. 3 тәүлектән соң хуҗа алар артыннан килмәсә, закон аны сату, ә хуҗасына саткан акчаны кайтару хокукы бирә. Әмма хайваннарны тоткан һәм чалган өчен акча алып калына. Шуңа да кеше үзенә кайсысы отышлы икәнен сайлый ала. Тирә-ягыбызны бозу ярамый. Әлмәтлеләр шуны аңласын иде, еллар дәвамында үскән агачларны яки урамга ямь биреп торучы чәчәкләрне кәҗә-сыерлар бер мизгелдә юк итә. Йорт хайваннары тотучылар кагыйдәләрне бозмас өчен барлык чараларны да күрергә тиеш", - дип җавап бирде Алексей Грушин.
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250