Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кияүгә чыгучыларга фатир бирелми

Мәгълүм булганча, РФ Президентының «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында»гы Указы нигезендә сугышта катнашучыларның һәм сугыш толларының торак шартларын яхшырту буенча чаралар күрелә.

Чистай шәһәре прокуратурасы торак сәясәте бүлегендә тикшерү үткәргән вакытта бер ханымның сугышта катнашучының тол хатыны буларак торак сатып алуга федераль бюджеттан бер млн сумнан артык акча алуы билгеле була. Прокуратура хезмәткәрләре ачыклаганча, ул сугышта катнашкан ире үлгәннән соң икенче кешегә кияүгә чыгуын яшереп калдырган. Ә бу аны дәүләт субсидиясе алу хокукыннан мәхрүм итә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура судка әлеге ханымнан законсыз алынган субсидияне кайтарту турында дәгъва таләбе җибәргән. Ул канәгатьләндерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса