Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кияү егете туена килмәгән кунакларны судка биргән

Азәрбәйҗанда бер кияү егете туена килмәгән кунакларны судка биргән.

Ул 15 кешедән барлыгы 1,5 мең манат (50 мең сум) таләп иткән. Судка язган гаризасыннан аңлашылганча, шушы 15 кеше килмибез дип алдан кисәтмәгәннәр, һәм нәтиҗәдә, аларның урыннары һәм ризыклары өчен кияү кафега акча түләгән. Шул ук вакытта кияү үзенең шушы кешеләрнең туйларына баруын, кайбер очракларда бурычка кереп булса да, барысына да конверт белән акча бирүен дә әйткән. Әмма суд, туй традицияләре законлы рәсмиләштерелмәгән, анда килү-килмәү һәркемнең үз эше дип, гаризаны канәгатьләндермәгән, дип яза "Татарстан Яшьләре".

http://saby-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса