Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кимсенүме, әллә кимсетүме?

Татарларда "татарлык комплексы", "мөселманлык комплексы" очраклары ешайган.

Бу халәтнең читтән тагылган булуы да ихтимал. "Азатлык" радиосы оештырган әңгәмәдә бу фикерне билгеле психолог, дистәләгән китап авторы, Россия психоаналитиклары ассоциациясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Рамил Гарифуллин әйтте. Әлеге "ачышын" ул кешеләр белән психолог буларак аралашу вакытында ясаган: "татарлык комплексы" кечкенәдән иярергә мөмкин. Мәсәлән, урамда уйнаган вакытта милләтенә карап мыскыл итүләр. "Чакырылмаган кунак татардан да яманрак" дигән мәкаль балада гомерлеккә милли кимсенү хисе тудыра ала. Әле бу бер мәкаль генә шулай йогынты ясый. Әдәбиятта һәм тарих китапларында татар-монголларны кыргыйлар дип күрсәтү дә тәэсир итә. Өченчедән, бүген җәмгыятьтә милли стереотиплар, мифлар, ягъни этнопсихология урын алган. Мисал өчен, яһүдләр - ялганчылар, хәйләкәрләр, акыллы милләт. Кара тәнлеләр - пычрак һәм ялкаулар..." Татарлыгым белән чиксез горурланучы буларак тирәлекне биләп алган бу "комплекс" мине генә читләтеп узганмы әллә дип танышларымның фикере белән дә кызыксындым. Сораштырганнарның берсе дә кимсенми!!!

Бу фикер Интернетта да күп һәм төрле шәрехләмәләргә, бәхәсләргә сәбәп булды. Үзен Чирмешәннән Фазыл дип таныткан берәү болай яза: "Гарифуллин татарлыгыннан үзе хурлана булыр. Психологның әлеге ялган нәтиҗәләре халыкны төшенкелеккә этәрүгә юнәлдерелгән дип саныйм. Янәсе, "без бетәбез, үзебездән оялабыз, тарихта без беркем түгел, татарның үсеше совет заманында гына башланды..." Сафсата! Менә шул совет заманында татар телсез, динсез кала язды да инде. Мин яшьләргә карап сокланам. Бүген күбесе татар телен дә, урыс телен дә яхшы белә, инглиз телен дә үзләштерә, "Мин татар булуымнан оялам" дигән яшьләрне белмим. Алар безнең кебек куркак түгел, изелеп үсми". Шәрехләмә язучыларның бер өлеше, кайда гына яшәмәсен, татарлыгын яшермәвен әйтә. Әйе шул, бүген берәүнең дә татарча сөйләшкән өчен авызына сугулары турында ишеткән юк. "Бигрәк пессимист икәнсез, психолог әфәнде! Татарларга болай ясин чыгарга кирәкмәс иде", - ди бер милләттәшебез.

Психолог әйтүенчә, озак вакыт дәвамында Россиядә татарларның үсеш мөмкинлекләре чикләнгән булган. Татарлар, милләт буларак, советлар берлеге вакытында гына "күтәрелгән". "Без - бөек милләт" дип, кайчак артыгын кыланып ташлыйбыз. Советлар берлеге автономия статусы биргәч кенә татарларга үсү мөмкинлеге ачылды: милли мәгариф, әдәбият, мәдәниятебез барлыкка килде. Моңарчы боларның берсе дә юк иде". Менә сиңа мә! Милләтпәрвәр шәхес Фәүзия Бәйрәмова бер язмасында Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф"ы турында: "1232 елда Коръәнгә нигезләнеп язылган бу шигъри әсәр татар язма әдәбиятының нигезе булып тора, гасырлар буе татар халкының әхлагын тәрбияләүгә хезмәт итә. Татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә «Кыйссаи Йосыф» поэмасының 200 дән артык кулъязма нөсхәләре һәм күчермәләре табыла, бу милләтебезнең китап сүзенә олы хөрмәтен һәм мәхәббәтен күрсәтә", - дип язган иде. Интернет челтәрендәге бәхәсләрдә нәкъ менә "татар китапларын яндыручыларның шул советлар хакимиятен гамәлгә куйган революционерлар булуын" искәртәләр. "Кимсенү - чын тарихны белмәүдән, әкиятләр әсирлегеннән килеп чыга. Чит-ят "акыллыбашлар" уйлап тапкан тарих белән генә яшәмәгез", - дип чаң суга милләттәшләребез. Тарихны белмәсәң, әлбәттә, елъязма синнән башлана. "Татарның XIII гасырда кешелекнең иң алдынгы дәүләт системасы, иң прогрессив дәүләт институтлары, кешелек тарихында тиңен белмәгән хәрби сәнгатьтәге уңышлары, татар металлургиясе, мәгъмурияте, башка төр сәнгате һ.б. Татарның кешелек тарихында башка беркемнең дә буе җитә алмаган казанышлары, мәдәнияте, сәнгате, сәнәгате, тарихы бар". Бу шәрехләмәне язучының тарихтан хәбәрдар булуына ихлас ышанам.

Рамил Гарифуллин шулай ук татарга "мөселманлык комплексы"н тага. "Соңгы елда еш күзәтелә башлады әле ул. Федераль үзәктән җибәрелгән исламофобия моңа үз өлешен кертте. Шуңа күрә хәзер кешеләр мөселманнарны радикаль карашлы булулары ихтимал дип саный. Әгәр кеше үзен ачыктан-ачык мөселман итеп таныштырса (Кирәкме соң ул? Киенү рәвешеннән үк күренә, ләбаса - Л.М.), җәмгыять аңа башкача карый башлаячак. Шуңа күрә мөселман үзенең дини карашларын яшереп торырга мәҗбүр". Тулы иманлы мөэминнәр, ай-һай, адәмнәрдән куркып торыр микән?! Ә менә сез милләтегездән, динегездән кимсенәсезме?!

Мескенләнмик әле, горур булыйк,

Горур булуларга ни җитә?

Сокланабыз хәтта бөркеткә дә,

Очса гына күктә, биектә.

Яшереп яткырмыйча йөрәкләрдә

Никадәрле гайрәт, көч барын,

Яшик җирдә бер дә кимсенмичә,

Башны горур тотып, татарым!

Фәнис Яруллин

"Татар халкын яратам" дип әйтү -

Баш китәрлек хәтәр сүз иде.

Һәр ярыкта ач кандала кебек,

Озын колак, очлы күз иде.

"Татар халкын яратам "дип әйтү -

Олуг гөнаһ иде ул чакта.

Мин дә татар бит, дип әйтә идек,

Алан-йолан карап як-якка.

Гамил Афзал

Ләйләгөл Минаева

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250