Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Киләсе елның сентябреннән югары уку йортларында солдатлар әзерли башларга җыеналар

Бу - студентлар өчен мәҗбүри хәрби хезмәт узуга альтернатива булачак.

Солдатлар әзерләүнең әлеге ысулын Россиянең Оборона министрлыгы тәкъдим итте. Аның төп максаты - һәр студентны хәрби әзерлек аша уздыру.


Бер елга армиягә китәргәме яисә вузда әзерлек алып, запастагы солдат яки сержант булып калыргамы икәнлеген егетләр үзләре хәл итәчәк. Петропавловск-Камчатскида студентлар белән очрашуда оборона министры урынбасары Николай Панков әлеге яңалыкның нечкәлекләрен аңлатты. Ул хәбәр иткәнчә, хәрби әзерлек үтүне сайлаучыларга 450 сәгать теоретик дәресләр алырга һәм хәрби бүлектә 3 айлык җыенда катнашырга туры киләчәк. Әлеге әзерлек хәрби хезмәт узуга тиңләштереләчәк. Аны тәмамлагач, егетләргә хәрби билет тапшырачаклар.


Әзерлекне университетларның хәрби кафедрасында, хәрби-уку үзәгендә яки хәрби бүлектә узарга мөмкин булачак. Бүгенгә илдә 72 югары уку йортында хәрби кафедра һәм үзәкләр бар. Әмма бу җитәрлек түгел икән. Урыннар булмау сәбәпле, ел саен 60 меңнән артык диплом алган солдат армиягә китәргә мәҗбүр. Министр урынбасары хәбәр иткәнчә, укыту процессын оештыру өчен хәрби полигоннар, ату урыннары заманча тренажерлар һәм махсус җиһазлар белән тәэмин ителәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса