Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Киләчәктә хәрби көчләрдә чакырылыш буенча хезмәт итеп кайтмаган затлар муниципаль хезмәткә кабул ителмәячәк

Әлбәттә, чакырылыш буенча хезмәт итмәүнең сәбәбе закон кысаларына сыйган - чакырылыш комиссиясе карары булган очракта, башка төрле карар кабул ителә ала

Моннан соң хәрби көчләрдә чакырылыш буенча хезмәт итеп кайтмаган затлар муниципаль хезмәткә кабул ителмәячәк. Әлбәттә, чакырылыш буенча хезмәт итмәүнең сәбәбе закон кысаларына сыйган - чакырылыш комиссиясе карары булган очракта, башка төрле карар кабул ителә ала.

Бүген моңа кагылышлы "Татарстан Республикасының Муниципаль хезмәт турында кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы закон проектын ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында беренче укылышта кабул иттеләр.

2013 елның 2 июлендә чыккан "РФнең аерым закон актларына чакырылыш буенча хәрби хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрү буенча чараларны тормышка ашыру өлешендә үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль закон муниципаль хезмәт белән бәйле чикләүләрнең санын арттырган.

Бүген кабул ителгән "Татарстан Республикасының Муниципаль хезмәт турындагы кодексына үзгәрешләр кертү турында" закон проекты да әлеге закон нигезендә эшләнгән, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250