Реклама
Әлмәтнең МЧС хезмәткәрләре Кичүчат авылында инструктаж үткәрде.
МЧС белгечләре белән бергә Кичүчатка Әлмәтнең «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре дә барды. Алар бергәләп ата-аналар өчен балаларның куркынычсызлыгы буенча инструктаж уздырдылар.
Социаль ярдәм бүлегендә исәптә торучы ике күп балалы гаиләгә МЧС хезмәткәрләре янгын сүндергечләр һәм төтен датчиклары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа