Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кичүчатлылар кәрзин үрә башлаган

Тырыш һәм сәләтле әлмәтлеләр нинди генә кул эшләнмәләре ясамый!

Әлмәт районы Кичүчат авылында гомер кичерүче Шамил Солтанов үзенә бер шөгыль булдырган. Авыр плитә, ташларны урап кайтара торган уралма бауларны әрәм итмичә, шулардан кәрзиннәр үрә башлаган ул. Әлеге эшләнмәләр шулкадәр популярлашкан, хәзер хәтта күрше-тирә авыллардан да аңа килә башлаганнар. Шамил абый үзе шофер булып эшли. Тормыш иптәше Резеда белән ике кыз һәм бер ул тәрбиялиләр. Буш вакытларында агачтан өстәл-урындыклар ясау белән дә шөгыльләнә ул.

-Үрү серләренә интернет аша өйрәндем. Хәзер зур-зур кәрзиннәр дә үрә алам. Бик тырышсам, бер төн эчендә бер кәрзин үреп бетерәм, - ди оста куллы Шамил абый.

Бала уенчыкларын салырга кәрзиннәр, пычрак киемгә савытлар, җиләккә йөрергә савыт - Шамил абый ясаган кирәкле кул эшләнмәләренең саны юк. Киләчәктә ул әлеге эшен тагын да киңәйтеп җибәрергә уйлый. Иң зур хыялы да әлеге уралма баулардан заманча бишек үреп карау икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса