Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кичә “Нефтьче” Мәдәният сараенда Аделина Адамовага ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды

Концертта студентлар, "Татнефть" ААҖ КВН лигасы һәм "Добрый Вечер" җыелма командасы катнашты. Тамашада кеше күп иде. Барлык 873 билет сатылды.

Бу якынча 87 000 сум дигән сүз. Концерттан кергән акчалар Аделинаның дәвалануына китәчәк. "23 900 сумны биредә урнаштырылган хәйрия тартмасыннан алдык. Концертны оештырырга ярдәм иткән барлык кешеләргә зур рәхмәт!" - диде Аделинаның туганы Денис Туманов.

15 яшьлек Аделина Адамованы савыктыру өчен 275 мең доллар акча кирәк. Шуның якынча 75 мең доллары инде җыелган. "Хәзер Аделинаның хәле тотрыклы. Израильда химиянең икенче курсын алып ята. Әмма клиникага 64 мең доллар әҗәт бар. Хәйрия концертына килгән һәр кешегә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!" - диде Аделинаның апасы Елена Баязитова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса