Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кибеттә йөргәндә өе янган

Хуҗа бары тик ярты сәгать кенә өендә булмаган.

Чаллыда яшәүче кибеттән кайтып, бер бүлмәле фатиры ишеген ачып җибәрсә, төтен ыргылып килеп бәрелә. Төтен фатирны биләп алган була. Ачык тәрәзә янында торучы диван ялкынланып яна. 59 яшьлек ир-ат янгынны үзе сүндермәкче булып карый, әмма барып чыкмый. Янгын сүндерүчеләрне чакыртырга туры килә. Янгын өстәге каттан ыргытылган сүндерелмәгән тәмәке төпчеге ачык тәрәзә аша әлеге фатир диванына эләгү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса