Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кибет басканда эләккән

Әлмәтнең тәүлекара эшли торган кибетләренең берсендә ведомстводан тыш каравыл хезмәткәрләре разбойларча һөҗүм итүчене тоткарлый.

ОВО үзәк каравыл пунктына төнге сәгать икедә Төзүчеләр проспектындагы кибеттән сигнал килә. Чакыру кнопкасына сатучы баскан булып чыга. Ул кибет тәрәзәсенә бер адәмнең килүен һәм бер кап сигарет соравын әйтә. Сатучы тәрәзәсен ачык калдырып, сигарет алырга китә. Моннан файдаланып, 28 яшьлек ир-ат бина эченә үтеп керә һәм киштәдән ипи кисә торган пычак алып, сатучының эченә кадамакчы була. Ул кассадан барлык акчаларны бирүне таләп итә. Сатучы аны алдап кладовойга алып керә һәм үзе тиз генә йөгереп чыгып, ишекне бикли дә, ярдәм чакыру төймәсенә баса. Хәзер элек тә талаулары өчен хөкем ителгән булган әлмәтлене суд көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса