Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кешене кыйнап үтергән өчен әлмәтлене 9 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Гафиятуллин урамында дустының фатирында кәеф-сафа корып утыргач, 35 яшьлек ир хуҗа белән талашып китә.

Аны үтергәнче кыйный. Баксаң, низаг килеп чыгуның сәбәбе дә әллә ни җитди булмаган. Фатир хуҗасы дустына һәм аның гаиләсенә вакытлыча аның белән яшәп торырга рөхсәт биргән. Күпмедер яшәгәч, фатирдан чыгып китүләрен сораган. 35 яшьлек ирнең шуңа ачуы чыккан.

Бу хәл узган елның көзендә булган иде. Суд кеше үтергән өчен ирне 9 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса