Әлмәт таңнары

Кеше үтерүчене табуда ярдәм өчен 1 млн сум вәгъдә итәләр

Полиция өлкән яшьтәге 30 хатын-кызны үтергән җинаятьче турында информация өчен 1 млн сум вәгъдә итә.

Хокук саклау органнары Идел буе федераль округында, шул исәптән Татарстанда да 30 га якын хатын-кызны үтерүдә гаепле дип табылган җинаятьчене эзли.

Ул 2011 елдан башлап өлкән яшьтәге күпме кешенең башына җиткән. Барлык очракларда да җинаять корбаннары ялгыз яшәүче 75-90 яшьлек карчыклар булган. Ул ТСЖ яки башка социаль служба хезмәткәре дип фатирга үтеп керә һәм кешеләрне бау белән буып үтерә торган булган.

Хәзерге вакытта полиция кулында потенциаль җинаятьче сурәтләнгән язмалар бар. Ул корбаннарының берсен үтерергә кергәндә подъезддагы видеокүзәтү камерасына эләккән. Моннан тыш, шаһитларның берсе сөйләве буенча аның фотороботы да ясалган.

Җинаятьченең билгеләре: карап торышка 20-30 яшь, буе 170-175 см чамасы, капюшонлы кара кыска курткадан, кара чалбардан, спорт аяк киеменнән.

Информация өчен 1 млн сум бүләк вәгъдә ителә. Конфиденциальлек гарантияләнә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: