Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кер юу машинасы эчендә ике бала һәлак булган

Кытайда апалы-сеңелле кызлар кер юу машинасына керәләр һәм аны ялгыш кына кабызып җибәрәләр.

Һәлакәт Цзянси провинциясендә була. Ике һәм өч яшьлек кызлар әлеге машина торган балконга уйнарга чыгалар. Бу вакытта аларның әти-әниләре аш әзерләү һәм телетапшырулар карау белән мәшгуль була. Соңрак алар полициягә ниндидер сәер тавыш ишетүләрен, тик аны игътибарсыз калдыруларын сөйлиләр.

Фатирда балаларын тапмаган ата-ана аларны урамга чыгып киткән дип уйлый. Берничә сәгать узгач кына ата кеше кер юу машинасының кабынган булуына игътибар итә. Бу вакытта ул керне сыгу режимын тәмамлаган, ә балаларның икесе дә кан эчендә ята торган була.

Бу хәл бәхетсезлек очрагы дип бәяләнә. Әлеге вакыйганы тикшергәндә тәртип сакчылары тарафыннан гаиләдә яхшы мөнәсәбәтләр хөкем сөрүе, махсус үтерү өчен сәбәпләр булмавы ачыклана. Һәлакәт сәбәпләренең берсе итеп кер юу машинасының төзек булмавын китерәләр. Ул ишеген эчтән ябу белән эшләп киткән булырга мөмкин. Белгечләр тәҗрибә үткәреп, өч очракның икесендә машина, ишеген ябу белән 52 секунд үткәч, эшли башларга мөмкин булуын дәлиллиләр.

Утро.Ru.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250