Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

25 гыйнвар – Россия студентлары көне

Әлеге көн Татьяна көне буларак билгеләп үтелә. Гадәттә, шушы чорда студентларның имтихан-зачетлары тәмамлана.

Кичә генә мин студент идем - узган ел КФУның Алабуга институтын тәмамладым. Күптән түгел Интернеттан очраклы рәвештә генә үземнең журналистларга әйткән сүзләремне, бәйрәм чараларыннан фотолар таптым.

- Бу көнне мин дуслар, танышлар, туганнардан котлаулар кабул итәм. Студентларны үзем дә котлыйм. Студент булып йөргән шушы биш елда әлеге исемне йөрткәнем өчен горурланам да, сөенәм дә. Ә быелгы Татьяна көне иртәгә имтихан буласы көнгә туры килә. Бу исә бәйрәм имтиханга әзерләнеп үтәчәк дигән сүз! Студент буларак, быел мин ул көнне соңгы тапкыр каршылыйм. Һичшиксез, студент елларын, университетыбызны, укытучыларны, бу бәйрәмне сагыначакмын! - моңсу булып китте. Әлеге сүзләрне бүген генә әйткән кебек. Бер ел вакыт узып та киткән.

Студент еллары һәркем өчен дә иң күңелле еллардыр ул. Әле мин һаман да үземне студент кебек хис итәм. Бары тик 5 ел буена укыган уку йортым, укытучыларым, группадашларым гына янәшәмдә түгел. Әмма Интернеттан гына булса да барысы белән дә аралашып, фотоларны карап сагынуымны басам.

Студентлар күңелле яши белә торган кешеләр. Берьюлы ике белгечлек үзләштерүем аркасында минем төрле күңел ачу чараларына вакытым аз кала иде. Әмма тулай торакта яшәү үзе бер күңел ачу чарасы. Анда минем баштан үткән хәлләр... Сезгә беренче һәм бишенче курста булган ике вакыйга турында сөйләп үтәм әле.

Сәер тавыш һәм каты йокы

Безнең тулай торакта ике яруслы караватлар урнаштырылган. Мин шуның беренче катында йоклыйм, иптәш кызым өстә. 4 кешелек бүлмәдә өчәү генә кунабыз. Төнлә куркып уянып киттем. Аш өстәле тирәсендә ниндидер тавыш ишетелә, кемдер йөри. Торып утырдым, караваттан төшәргә куркыта. Аяк белән идәнгә тибеп карыйм, юк, туктамый теге тавыш. Өске катта йоклаучы Гүзәлгә эндәшүдән файда юк, каты йоклый, мин аны иртән дәрескә барырга да уята алмый интегәм. Күрше караватта йоклаучы Ләйсәнгә эндәшәм. Ләйсән селкенми дә. Куркуым көчәйгәннән-көчәя. Тавышыма, ни гаҗәп, Гүзәл уянды. Икәүләп куркып ятабыз. Ут кабызгыч өстәл янында ук, караваттан төшәргә куркыта гына бит! Икәүләп Ләйсәнгә кычкырабыз, ул бездән өлкәнрәк яшьтә, тик уята алмадык аны. Һөҗүмгә үзебез күчтек. Тычкан түгелме икән, дип шикләнәбез. Янәшәдә торган шкафка Гүзәлнең кулы җитте: тавыш килгән якка башта такта кисәге, безнең духи савытлары, крем тюбиклары оча башлады. Шунысы кызык: бу тавышка Ләйсән барыбер уянмады. "Тереме икән бу?" - дип сөйләнә-сөйләнә, мин куркуны җиңеп, утны кабыздым... Тавыш бетте, тычкан ишек астындагы тишеккә кереп югалды һәм, ниһаять, Ләйсәнебез дә уянды. Ул төндә күзгә йокы кермәде, рәхәтләнеп көлдек.

5 нче курста алай куркак түгел идек инде без. Ул вакытка бүлмәдәш кызлар белән юллар да аерылышты. Ләйсән дә, Гүзәл дә кияүгә чыгып, үз тормышлары белән яши башладылар.

Соңгы имтихан

Дәүләт имтиханы алдыннан булган үзенчәлекле вакыйганы әле дә хәтергә төшереп елмаеп куям.

Университетта укуның соңгы елы. Дәүләт имтиханнарына ныклап әзерләнеп тә булмый, әле бит диплом эше дә үзеннән-үзе язылмый, аны башкарасы, миңа исә берне түгел, икене язасы бар. Гадәти сессия чорында җитмәсә тау-тау эш өелде: укуга йөрүдән тыш, концерт-конференцияләрдә, конкурсларда катнашырга, түбән курс студентларын әзерләргә булышырга кирәк һәм башка бик күп оештыру эшләре ярылып ята. Ярый әле тәүлектә иртә белән төн һәм безне аңлый торган әти-әниләр барлыгына сөенеп куйдым. ...Ниһаять, дәүләт имтиханы килеп җитте. Иртәгә имтихан дигән көнне мин Казанга Фәннәр академиясе стипендиясен тапшыру тантанасына чакыру алдым. Иртәгә имтихан, мин болай да борчылам, шуңа сөенеч хисләре дә өстәлде. Сынау тотарга мин сәгать берләр тирәсендә керергә тиеш икәнмен. Деканатта барган бик кызу бәхәстән соң мәсьәләгә ачыклык керде - Казанга җибәрәләр!

Дәүләт имтиханын 13.00 сәгатьтә генә тапшырасы кеше иртән 9 да ук сынау тотып, билгене дә белми Казанга китте. Хисләр ташый, уй-фикерләр чуалган мизгел... Бәйрәм тантанасыннан соң гына укытучым шалтыратып, "5" ле билгесе белән котлады. Мин бәхетемнән җиденче күктә идем инде.

Чынлап та, 5 ел дәверендә котлаулар кабул итеп өйрәнгәч, быел миңа моңсурак булачак. Бәлки студент дусларым белән Алабугада очрашып, бәйрәм дә оештырырбыз әле (шушы хыял мине канатландыра!).

Әлмәт студентлары 25 гыйнварны ничек үткәрергә җыена?

Рөстәм Исламов, Әлмәт дәүләт нефть институты студенты:

- Бу бәйрәмне күпчелек студентлар кебек мин дә көтеп алам. Дуслар белән дискотекага барырбыз, мөгаен. Күңел ачып, имтиханнарны тапшыру шатлыгын уртаклашырбыз.

Эльвира Садретдинова, икътисад, идарә һәм хокук институтының Әлмәт филиалы студенты:

- Студентлар көнен әллә ни зур бәйрәм буларак кабул итмәсәм дә, ул көнне кәеф аеруча күтәренке, шат була. Дуслар белән котлау сүзләре алышабыз, открыткалар бирешәбез. Сүз уңаеннан, барлык студентларны бәйрәмебез белән котлап, укуда уңышлар, җиңеллек телим.

Розалия Гыйззәтуллина, Әлмәт дәүләт нефть институты студенты:

- Минем өчен гадәти көн. Аны бәйрәм итеп үткәрергә җыенмыйм. Мин нефть сәнәгате инженеры белгечлеге буенча укыйм, киләчәктә үземне бары тик шушы өлкәдә генә күрәм.

Язилә Шәйхелмәрданова, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты студенты:

- Студент буларак, мин бу вакыйгага һөнәри бәйрәм буларак карыйм. Ул - бөтен студентларны берләштерә торган көн. Студент еллары һәрберебезнең күңелендә дуслык, иҗади уңышлар белән тулы бәхетле чор булып калсын.

Айгөл Габдрәкыйпова, КФУ студенты:

- Бу бәйрәм иң күңелле вакыйгаларның берсе: имтиханнар бирелгән, студентлар ял итә. Менә мин дә туган авылым Кәшергә каникулга кайттым. Университетта студентлар көнен билгеләп узарлар дип уйлыйм. Гадәттә, үзем бу көнне бәйрәм итеп кабул итмим. Укуымны тәмамлагач, берәр заманча мәктәптә татар әдәбияты укытучысы булып эшләргә телим.

Роза Сәхбетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250