Әлмәт таңнары

Күңел сөенә һәм әрни

Караклык авылларга да үтеп керде. Өлкән яшьтәгеләр моны һич кенә дә аңлый да, гафу итә дә алмый. Декабрь аенда Тайсуган авыл мәчетеннән акча урлаганнар.

Ә бит алар хаклы, авылларда гомер-гомергә капкаларга йозак эленмәде, йоклаганда да ишекләр бикләнмәде. Бүген кешеләр койма эченә яшеренергә мәҗбүр. Чит-ятларның түгел, үз авылдашларыңның кеше малына кул сузуы җанны аеруча әрнетә. Алар хәтта изге йортны басудан да тайчанмый. Тайсуган авыл җирлегенең җомга көнне булып узган отчет җыелышында чыгыш ясаган имам-хатиб Расыйх Яруллинның караклык турында сөйләгәндә тавышы карлыкты, күңеле тулды - декабрь аенда авыл мәчетеннән акча урлаганнар.
Әлеге вакыйгага чыгыш ясаучыларның һәрберсе диярлек кагылып үтте. Участок инспекторы Руслан Мәүлетбаев каракларны эзләү буенча эш баруын әйтте. Хәзергә бу - ачылмаган бердәнбер җинаять. Без капчыкта ятмаган кебек, аларның да исемнәре ачыкланыр. Шул чакта авылдашлар алдында ничек оялмыйча йөрергә җөрьәт итәргә кирәк?!
Бүген Тайсуганда барлыгы 452 хуҗалык исәпләнә, 1174 кеше яши. Эшкә яраклыларның күпчелеге - 345 кеше сәнәгать тармагында хезмәт куя. Авылда эшсезләр булырга тиеш түгел, үз-үзеңне шөгыль белән тәэмин итү өчен бүген мөмкинлекләр җитәрлек, диләр. Тайсуганда эшсезләр бар, һәм аларның саны аз түгел - 28 кеше.

Тайсуган авыл җирлеге башлыгы Марсель Мостафин билгеләп үткәнчә, 2012 елда авыл Советы нефтьчеләр, шефлары, депутатлары белән берлектә байтак кына эш башкарган. Республика программасы буенча фельдшер-акушерлык пунктына ремонт үткәрелгән. Почта бүлекчәсе фасады да "яңа күлмәк" кигән. Нәдер авылы ягыннан Тайсуганга илтә торган 8,2 км озынлыгындагы асфальт юлга ясалган 44 миллион сумлык капиталь ремонт, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә төзелгән яңа һәйкәл - шулай ук һәркемне сөендерерлек. Авылда 112 мөгезле эре терлек асрала, савым сыерларының баш саны - 45. Шәхси хуҗалык тотучыларның дүртесе ЛПХ программасы буенча кредит алган.

Шөкер, һәрбер авылда диярлек яшәгән урыннарына битараф булмаганнар бар. Тайсуганда да бар андыйлар. Кемдер агач утырта, чүп-чар җыюда, өмәләрдә актив катнаша. Ләкин шул ук вакытта читтән күзәтеп һәм чисталык, тәртип таләп итүчеләр дә күзәтелеп тора. Чүпләрен теләсә кая, шул исәптән инеш буйларына, ферма тирәләренә түгәләр. "Авылда 452 хуҗалык. Димәк, зиратта оештырылган өмәләр вакытында биредә урын булмаска тиеш кебек, чынлыкта исә, бу изге эштә нибары 15-20 кеше генә катнаша. Якыннарның өстен карап тоту - безнең бурыч. Балаларны да моңа өйрәтергә кирәк" - Марсель Фәхертдиновичның бу сүзләрен башка авыл кешеләренә дә юллыйсы килә. Чынлап та, һәрберебез кайчан да булса бакыйлыкка күчәчәк. Бүген әби-бабасы, әти-әнисе каберлеген карап тотып үрнәк күрсәтмәгәннәр балаларыннан ни өмет итә ала.

Авылларда проблема күп. Күбесе һәр торак пунктта күзәтелә. Мәсәлән, урамнарда көндез дә баганаларда утның янып торуы, су агызулар, җәен малларның чәчүлек җирләрдә, иген кырларында йөрүе, эчкечелек. Тайсуганны да әйләнеп узмаган бу тискәре күренешләр.

Узган ел Тайсуган авылында 4 җинаять теркәлгән. 2011 елда аның саны бишәү булган. Ләкин 2012 елда бер авыр җинаять кылынган. Участок инспекторы әти-әниләргә мөрәҗәгать белән дә чыкты. Ул аларны балаларына күз-колак булырга чакырды. Үз иркендә йөргән үсмерләрне, яшьләрне җинаять юлына этәрү фактлары аз түгел. Руслан Мәүлетбаев балаларының кичен ничек уздыруларын белү өчен өлкәннәрне авылда уздырылучы ДНДда катнашырга әйдәде. Моннан соң участок инспекторы авыл халкы алдында квартал саен чыгыш ясаячак.

Авылда 262 пенсионер гомер кичерә. 18 енең эш урыннары юк. Тайсуган ветераннар советы рәисе Илгизә Мөхәммәтзарипова билгеләп үткәнчә, авылда лаеклы ялдагылар өчен чаралар оештырыла. Үткән ел ике тыл ветераны фатир алган.

Тайсуган авылының киләчәге зур дип ышанып әйтергә була. Авылда йорт төзергә теләк белдергән 60 кешедән җир бүлеп бирүләрен сорап гариза кергән. Димәк, авыл тагын да зураячак.

Ирина АПАЧАЕВА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: