Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кечкенә Алсуга ярдәм кирәк

Мәрхәмәтле кешеләр Алсуга ярдәм итүдән читтә калмас дип ышанабыз.

Полиция хезмәткәре, Россия Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт районы буенча бүлегенең гаепләнүчеләрне һәм шик астындагыларны вакытлыча тоткарлау изоляторының гаепләнүчеләрне һәм шик астындагыларны саклау һәм конвоирлау бүлекчәсе машина йөртүчесе Ринат Абзаловның 2009 елгы кызы Алсу Абзалова озак вакытлар дәвамында "баш миендәге диффуз шеш" диагнозы белән ДРКБда дәвалана. Әлеге көннәрдә тиешле дәвалау уздыру максатыннан Алсуны Мәскәүдәге клиникага күчерү өчен әзерлиләр. Ләкин медицина хезмәткәрләре дәвалауны Израильдә дәвам итәргә кирәклеккә басым ясый.

Акчалата булышырга теләүчеләр Ш.Мәрҗани урамы, 84 адресы буенча Әлмәт полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8553) 32-61-22. Әлеге вакытта кызы белән ДРКБда ятучы Абзалов Ринат Хәмзович белән дә элемтәгә керергә мөмкин. Телефоны: 8-917-262-28-38.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250