Әлмәт таңнары

Көчле тайфун 10 мең филиппинлының гомерен өзгән

8 ноябрьдә Филиппинның Лейте провинциясендә "Хайян" тайфуныны чыгып, 10 меңнәр артык кеше һәлак булган.

Реклама

Әлеге табигать бәла-казасыннан 4 миллионлап кеше зыян күргән, 500 мең кеше йорт-җирсез калган, дип хәбәр итә РБК.
Филиппин ярларына килеп бәрелгән тайфун цунамидан башлана һәм дулкын биеклеге биш метрга җитә. Ул Самар һәм Лейте утрауларындагы күпчелек корылмаларны юк иткән. Белгечләр аны кешелек тарихы күргән иң көчле тайфун дип билгеләгәннәр.
Иң зур зыян күргән төбәкләрдә барлыгы 12 миллионлап кеше яши. Әлеге бәла-каза шәһәрләрнең 80% корылмаларын юк иткән, авыллар утсыз, юлсыз калган. Пало, Ормок, Бурауэн шәһәрләре аеруча зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: