Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Көчле җил сигез гаиләне түбәсез калдырган

Әбҗәлил район үзәгендәге көллият тулай торагының түбәсе каерылып төшеп, биш машинага зыян килгән.

Башкортстандагы Әбҗәлил район үзәгендә көчле җил чыгу нәтиҗәсендә көллият тулай торагының түбәсе каерылып төшеп, бишләп машинага зыян салган. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә. Секундына 20 метр тизлек белән искән җил түбәне каерып алып, янәшәдәге «Газель» һәм тагын дүрт җиңел машинага зыян китергән.

Табигать бәла-казасыннан сигез гаилә яшәгән йорт түбәсез калган. Кешеләр зыян күрмәгән. Хәзерге вакытта әлеге кешеләрне вакытлыча яшәү урынына урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә. Башкортстанда тагын Салават авылында да җилдән торак йортка зыян килгән.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса