Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Көч – бердәмлектә

Зур якты сәхнә. Сөләй авылы өлкәннәре отчет җыелышына килүчеләргә концерт бирә. Тирә-якка җыр, моң ургыла. Аны биюләр алмаштыра, нәфис сүз осталарының чыгышлары залдагыларның алкышларына күмелә.

Ветераннар чыгышының хикмәте дә юк түгел икән, шушы көннәрдә алар район буенча үткәрелгән куст-смотрда призлы II урынны алып кайтканнар. Ветераннар тынмаган авылда үзидарә Советы җитәкчелегендә күркәм генә эшләр кылына. Авыл Советы җитәкчесе Гөлчәчәк Шәйдуллинаның отчет чыгышы нәкъ менә шуларны бәян итүгә һәм авыл җәмәгатьчелеген киләчәк планнар, башкарыласы гамәлләр белән таныштыруга юнәлтелгән иде.

Сөләй авыл җирлеге Урсалбаш, Салкын Чишмә, Яңа Михайловка, Шарлама авылларын берләштерә. Биредә 1599 кеше яши. Шуларның 311е башка урыннарда теркәлгән. 2011 елда 18 бала туган, 28 кеше бакыйлыкка күчкән. Эш яшендәгеләр саны 1033 булып, шуның 240ы промышленностьта, 133е бюджет өлкәсендә, 100 кеше авыл хуҗалыгында хезмәт куя. 85 кеше эшсез, шуларның 18 е мәшгульлек үзәгендә исәптә тора икән.

2012 елның 1 гыйнварына авыл җирлегендә җәмгысе 465 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 244е савым сыер. Савым сыерларга, гадәттәгечә, федераль бюджеттан субсидия бирелә. 8 хуҗалык исә шәхси мәшгульлек программасы нигезендә үз утарын ныгыту, күтәрү максатында мал-туар алу, кош-корт асрау өчен 58000 сум күләмендә кайтарылмый торган субсидияләр алган. Авыл һәм шәхси хуҗалыкларын үстерү максатында 36 кешегә 3130000 сумга кредит бирелгән.

- Мондый субсидияләр, кредитлар бирү быел да дәвам итәчәк, гаилә бюджетын тулыландырырга теләүчеләргә менә дигән форсат бу! - ди үзидарә Советы җитәкчесе.

Докладчы берничә хуҗалыкка аерым тукталып үтте. Боларның әйдәүчесе булып райондилгеле фермер Наил Маннапов тора. Ул ел әйләнәсендә хөкүмәткә 70450 литр сөт тапшырган. Савым сыерларының баш саны да 20 дән артып киткән. Өч сыер асраучы Наҗия Хәсәнованың күрсәткече 3574 л тәшкил итсә, 2 сыер асраучы Рәзинә Фәхриеваның 2666 л булган.

Авыл җирлеге башлыгы 2011 елда авылны төзекләндерү, торак пунктларны яңарту эшләренең алдан төзелгән план нигезендә алып барылуын искәртте. Биредә дә авыл җирлеге буенча барлык чаралар депутатлар, производство җитәкчеләре һәм авылның игелекле кешеләренең матди ярдәме белән уздырылган. Мәсәлән, Урсалбаш авылында 200 м су линиясе алыштырылган, авыл зиратының алгы өлеше буялып, яңа урамга спонсорлар ярдәме белән таш җәелгән. Шушы ук урамга үзәк газ кертү мәсьәләсе дә чишелеш халәтенә кергән. Үз чиратында, авыл Советының «Татнефть» ААҖ гә ярдәм сорап язган хатына уңай җавап алынган.

Сөләй, Шарламага килә торган су скважиналарының насослары яңартылган. Яңа Михайловкада 1500 м су линиясе торбалары капронга алыштырылган, скважиналарга капиталь ремонт ясалган, экологик чисталыкны тәэмин итү максатында чүп савытлары булдырылган, авыл клубына косметик ремонт үткәрелгән.

Мәшәкатьләр Сөләйдә дә тынмый. Сигезенче март, Ветеран, Октябрь урамнарында авыл Советы бюджеты аша һәм депутатлар ярдәме белән таш түшәлгән, асфальтлау эше дәвам иткән. «Рәүф» һәм «Марс» чишмәләренә ремонт үткәрелеп, урамнарга өстәмә яктырткычлар куелган. Авылның урамнары, тыкрыклары, юл-чишмә кырыйлары авыл халкы һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләр тарафыннан даими чистартыла, зиратта буяу, чистарту эшләренең тынганы, туктаганы юк. Карт һәм коры агачлар киселә, яңалары утыртыла. Мәсәлән, «Мәңгелек ут» янында 50 төп яшь чыршы калкып чыкты.

Шик юк, авылның күрсәтерлеге, яме-зәвыгы бар. Шулай булмаса, июнь аенда районның экология семинары биредә уздырылмас иде. Үз чиратында, анда катнашучыларның авыл җирлегендә башкарылган чараларга уңай бәя бирүе дә куанычлы.

Сөләйдә социаль-реабилитация үзәге эшли. Ул Кәшер, Нәдер, Габдрахман, Бишмунча, Кама-Исмәгыйль пенсионерларына хезмәт күрсәтә. Биредә узган ел өлкән яшьтәге 235 кеше сәламәтлеген ныгыткан. Килүчеләрнең һәркайсы әлеге үзәктән олы канәгатьләнү хисе белән китә. Араларында ел да килүчеләр дә юк түгел икән.

Авыл җирлегендә мәдәни чараларга бәйләп бәйрәм концертлары оештыру күр- кәм традициягә әверелгән. Өлкәннәрнең күңеле күрелә, гозерләре исәпкә алына.

Физкультура-спорт эшләренең дә тынып торганы юк. Әлеге мәшәкатьләр эчендә үз эшенең чын остасы Фәндәс Хәбиров кайный. Хезмәтен яратып башкара, вакытын, көчен кызганмый, һәрчак балалар, яшьләр арасында ул. Узган ел укучыларның «Алтын шайба» призына үткәрелгән район ярышында беренче урынга чыгу моның ачык дәлиле. Саный китсәң, бихисап алар. Андыйларга: «Булдырасың, Фәндәс! Шулай тот авылны, шулай дәвам ит!» - диюдән башка тагы ни әйтәсең?

Сөләйдә башланган Сабан туеның башка атналарда Урсалбаш, Шарлама авылларында уздырылуы матур традициягә әверелде. Бу эшләрдә Вагыйз Заһидуллин, Рәшит Яббаров һәм Айсылу Зариповалар башлап йөри, фермерлар, спонсорлар ярдәм күрсәтә. Ярдәм, булышлык дигәннән, авылларда, шул исәптән Сөләй җирлегендә дә югарыда саналган чаралар кемнәрнеңдер булышлыгына таянып - иганәче оешмалар, фермерлар, депутатлар яки эре предприятиеләр вәкилләренең ярдәменә өмет баглап оештырыла һәм башкарыла. Ярдәм, булышлык булмаса, бернинди гамәлне очлап, ахырына җиткереп булмас иде. Әнә шуны истә тотып, үзидарә Советы җитәкчесе Гөлчәчәк Сәгыйдулла кызы булышлык һәм теләктәшлек итүче производство җитәкчеләренә, фермерларга, шулай ук район һәм шәһәр, «Татнефть» ААҖ, «Җәлилнефть» идарәсе җитәкчелегенә, депутатларга, авыл халкына аерым исемләп рәхмәт хисен җиткерде.

Доклад буенча фикер алышулар район вәкилләре катнашында узып, авылда яшәүчеләрнең теләкләре тыңланды, сорауларына җаваплар алынды.

- Көч - бердәмлектә, - ди авыл башлыгы. Сүз юк, җәмәгатьчелек белән киңәшләшеп, кулга-кул тотынып, бергәләп эшләгәндә киләчәктә уңышлар тагы да зуррак булыр, авыл үсәр, ямьләнер.

Д.Вәдыйгуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250