Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казанның интернат-йортында тәрбияләнүче тагын ике бала хастаханәгә эләккән

3 октябрьдә Казанның Дәрвишләр балалар йортында тәрбияләнүче тагын 2 бала Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенә салынган.

30 сентябрьдә кинәт хәлләре начарланган, эче авырткан 20 баланы хастаханәгә китергән булалар. Бүген исә балаларның саны 29га җиткән. Беренче диагноз - тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе (ОРВИ) һәм эче китү очрагы дип карала.
Әлегә өч баланың хәле авыр, әмма тотрыклы. Табиблар балаларның хәлен уртача авыр дип бәяли. Бу вакыт аралыгында аларның хәлләре авыраю очраклары күзәтелмәгән. Хастаханәгә элегрәк кергән балаларның хәлләре яхшыра. Интенсив терапия үз нәтиҗәләрен бирә.

Шул ук вакытта балалар йортында инфекция чыганагы табылмаган.

Дәрвишләр балалар йортында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы санитар-дезинфекция режимын катгыйлатуы нәтиҗәсендә учреждениега керү чикләнгән.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250