Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казаннан кайткан 12-13 яшьлек биш яшүсмер юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан

17 гыйнварда М-7 трассасының 809 нчы километрында машина юл читенә төшеп әйләнеп капланган. Ул башка автомомбиль белән бәрелешмәс өчен, юлдан читкә тайпылган булып чыга.

Әлеге юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 12-13 яшьлек биш яшүсмер зыян күргән, дип хәбәр итә. Алар Казаннан "Ак Бүре" спорт клубыннан тренировкалардан кайта торган булган. Тренировкалар укудан тыш вакытта оештырылган, чөнки балалар көннең икенче яртысында укыйлар.

Машина руле артында булган затка вакыйга булган урында ук ярдәм күрсәтәләр. Ул бер баланың әтисе булып чыга. Ә менә балалар төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән Республика клиник шифаханәсенә озатылалар. Аларның тормышларына куркыныч янардай җәрәхәтләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса