Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казандагы шәхси балалар бакчасында 8 сабый агуланган

Татарстанда тикшерү органнары тарафыннан шәхси балалар бакчасында сабыйлар агулану очрагы буенча тикшерү алды эше башланган.

Беренчел фаразлар буенча, 17-19 ноябрьдә Казанда бер үк бакчага - "Егоза" белем үзәге"нә йөрүче 2010-2012 елгы 8 балада азык белән агулану билгеләре күренә. Медицина хезмәткәре караганнан соң балалар өйләренә озатылган.


Хәзерге вакытта әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана. Санитар-эпидемиология хезмәтләре тарафыннан су һәм азыклар тикшерелә. Нәтиҗәләрдән чыгып, процессуаль карар кабул ителәчәк, ди ТР Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

 

Intertat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса