Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казандагы “IKEA” янында урланган кызны урлап китүчеләрнең берсенә кияүгә бирәләр

6 гыйнвар көнне якын чит ил кешеләре көндезге 3 ләр тирәсендә "IKEA" янында бер кызны көчләп Infinity машинасына утыртып алып китә. Кызның кычкыруы машина кузгалып киткәнче ишетелә.

Кызның язмышы турында мәгълүмат берничә көн булмый, ниһаять, бүген вакыйгага ачыклык кертелә. Казан буенча Россия ЭЭМ идарәсе матбугат хезмәте начальнигы Марсель Нәгыймов белдергәнчә, гаепләнүчеләрне тапканнар. Баксаң, бу вакыйга бернинди дә урлау булып чыкмый, ә милли гореф-гадәтләрне саклап, егетләр кыз урлый. Урлаучылар да, кыз да Россия гражданнары түгел. Аларның барысын да сораштырганнар. Кыз белән "урлаучы" егетләрнең берсе ярәшкән булып чыга, озакламый алар туй уздырырга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса