Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казанда югалган Ольга Шамышева үле килеш табылган

Бүген Казанның бер урамында урнашкан агачлыкта волонтерлар дүрт көн элек югалган 30 яшьлек Ольга Шамышеваның үле гәүдәсен табып алганнар.

Өч яшьлек бала анасы ире белән талашканнан соң Казанның төнге клубларының берсендә ял итәргә киткәнен, шуннан өенә әйләнеп кайтмаганлыгы турында инде хәбәр иткән идек. Клубка урнаштырылган камералар хатынның иртәнге 4 сәгатьтә аннан ике ир кеше белән чыгуын, таксига утырып китүен төшереп калганнар. Такси йөртүче исә ир-атларның берсе алдан, ә икенчесенең Ольга белән икәүләп Соцгородта төшеп калганнары турында сөйли. Соңрак әлеге затларның элеккеге хокук сакчылары булуы ачыклана. Тикшерү барышында ханымның кәрәзле телефоны табылуы турында хәбәр ителә.
Тикшерүчеләргә Ольганы соңгы тапкыр күргән ир-атның эзенә төшәргә насыйп була. Ул Ольганың үзендә кунарга калганын, тик ул уянганда ханымнан җилләр искән булуын әйтә.

Ольга әлеге фатирдан чыккач, такси тота. Мәрхүмәнең үлемендә әнә шул таксист гаепләнә дә инде. Тикшерү барышында шул билгеле була: машинага утыргач ханым йокыга китә, ә таксист исә моннан файдаланып алырга уйлый. Машинасын аулак урынга куя да, аны көчләргә ябыша. Тик уянып, интим мөнәсәбәткә керүдән башка тартканы өчен таксист аның башын шешә белән яра.

Таксистның эзенә төшәргә полиция хезмәткәрләренең уяулыгы булыша. Шамышеваның банк картасыннан акча алынуы турында хәбәр килеп ирешә. Полиция хезмәткәрләре 23 яшьлек Казан егетен тоткарлыйлар. Аңарда Ольганың банк картасы табыла. Бу зат акчаны 46 яшьлек күршесе соравы буенча алуын хәбәр итә. Таксида эшләүче әлеге ир-ат фатирында ханымның канлы киемнәре, алтын әйберләре табыла. Ул 20 ел төрмәдә утырырга өлгергән булып чыга. Ә иреккә бары 2012 елда гына чыккан була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250