Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казанда яшәүче абыйсының үлеме өчен 2 миллион сум компенсация таләп итә

Казанда яшәүче Евгений Чернышев Идел буе районы судына рухи зыян өчен 2 миллион сум компенсация сорап гариза язган.

Аның теше сызлап хастаханагә килгән 59 яшьлек бертуганы Александр дәвалау оешмасында вафат булган.
Александр Чернышев башта Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Биредә тиешле җиһаз булмау сәбәпле аны карамаганнар. Температурасы югары булса да, ул үз җае белән Республика клиник хастаханәсенә килгән, әмма анда урын булмаган. Авыруны 1нче номерлы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә юллаганнар. Биредә, септик шок аркасында йөрәге туктап, Александр Чернышевның гомере өзелгән.

"Ватаным Татарстан"



Евгений Чернышев туганынынң үлеме хакында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хәбәр итән. Миңнеханов карары белән республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары һәм уннан артык хезмәткәр эшеннән алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250