Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казанда табылган кызның Әлмәткә бернинди дә катнашы юк

Берни хәтерләми торган кызны Казанның Гадел Кутуй урамында табалар.

Узып баручылар табып алганда ул пычракка батып беткән һәм җирдә утыра торган була. Авызын әйләндереп бер сүз дә әйтә алмый. Тиз арада аңа ашыгыч ярдәм машинасы чакырталар.

Интернет челтәрендә әлеге кызны Лениногорск автовокзалында күрүләре, Әлмәткә таба юл тотарга җыенуы турында хәбәрләр булды. Шунысы кызык: мондый кыяфәттә ничек Казанга барып җиткән икән соң?

Чынлыкта әлеге очрак бик гадәти булып чыга. Кыз хәтере югалудан интекми, ә менә спиртлы эчемлек белән мавыгырга ярата булып чыга. Табылган вакытта да ул "әни" сүзен дә әйтә алмас дәрәҗәдә була.

Аны полиция бүлегенә озатып шәхесен ачыклыйлар. Ул 25 яшьлек казанлы булып чыга. Аңа җәмәгать урынында аек булмаган хәлдә булганы өчен беркетмә төзиләр дә, өенә кайтарып җибәрәләр.

kazan.kp.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250