Казанда шәһәр транспортында йөрү бәясе 20 сумга җитәчәк
15 февральдән Татарстан башкаласында автобусларда һәм электр транспортында юл йөрү бәясе арта һәм 20 сумга җитәчәк.
Казан башкарма комитетының транспорт буенча комитеты хезмәткәрләре матбугат конференциясендә шулай дип белдергән. Транспорт картасы белән түләгәндә исә троллейбуста, трамвайда һәм метрода йөрү 18 сум булачак ди. Шулай итеп, кулдан түләгәндә юл хакы автобуста 1 сумга, троллейбус һәм метрода 4 сумга, трамвайда 5 сумга арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа