Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казанда рекорд озынлыктагы хәләл шашлык пешерелде

5 октябрьдә Казанда 180 метр озынлыкта хәләл шашлык пешерелде. Оештыручылар мондый чара белән хәләл ризыкка игътибар җәлеп итәргә теләүләрен белдерде.

"Казан Ярминкәсе" мәйданчыгында бу хәләл шашлыкны пешерү өчен 220 килограм хәләл сыер ите, 180 метр шампур, икешәр метр озынлыктагы 90 мангал, ярты тонна агач күмере файдаланылды. Бу шашлыкны пешерергә 150-дән артык волонтер ярдәм итте.

Хәләл шашлык пешерү чарасы 3-6 октябрьдә Казанда оештырылган "EURO-AZIA EXPO-2013" Халыкара ярминкә-күргәзмә кысасында уздырылды. Әлеге ярминкә-күргәзмәнең төп темаларыннан берсен хәләл индустрия тәшкил итә. Нәтиҗәдә хәләл шашлык пешерү бу чараның бер өлеше булды.

Оештыручылар сүзләренә караганда, моңа кадәр Йошкар-Ола һәм Киев шәһәрләрендә 150 метр озынлыгында шашлык пешерелеп рекорд куелган булган. Әмма 180 метр озынлыкта хәләл шашлык пешерүче әле беркайда да күзәтелмәгән.

Казанда пешерелгән бу хәләл шашлык Русия һәм Гиннес рекордлар китабына керүне дәгъва итә. Чара башында һәм ахырында әлеге уңайдан хәләл шашлыкның озынлыгы һәм авырлыгы да үлчәнде. Ул 180 метр 90 см булды. Барлык теркәлгән мәгълүматлар тиешенчә язылып Русия һәм Гиннес рекордлар китабы комитетларына җибәрелде. Ә пешкән хәләл шашлык, чараны карарга килүчеләргә тәкъдим ителде.

"Азатлык радиосы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250