Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казанда наркотиклар таратучы гимназист тоткарланган

Шушы көннәрдә наркоконтроль хезмәткәрләре оператив-тикшерү чаралары барышында Казан гимназияләренең берсендә тест үткәргәндә 11 нче сыйныф укучысының организмында наркотик эзләре барлыгын ачыклыйлар.

Егет белгечләргә берничә көн элек әти-әниләре өйдә юк чагында үз фатирларында гашиш кулланганын әйтеп бирә.

Соңрак Татарстан наркополицейскийлары өлкән сыйныф укучысының наркотикларны кулланып кына калмый, тарата да икәнен белеп ала. Тикшерү максатында сатып алу барышында яшь кеше үзеннән өлкәнрәк иптәшләре белән берлектә 7 доза гашиш сатканда тоткарлана. Аларның кесәләреннән тагын берничә доза наркотик табып алына.

Ата-анасы белән сөйләшкәннән соң егет гаебен таный һәм төзәлергә вәгъдә бирә. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Тоткарланучыларга наркотик матдәләр саткан өчен дигән гаеп тагылды. Аларны 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250