Әлмәт таңнары

Казанда наркотик исереклелеге билгеләре белән югары вазифа биләүче полицейский тоткарланган

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Үзкуркынычсызлык хезмәтенең оператив-эзләү часте башлыгы урынбасары кулга алынган

Казанда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының чираттагы югары вазифа биләүче хезмәткәре кулга алынды, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе.
Ведомство хәбәре буенча, 30 нчы ноябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Үзкуркынычсызлык хезмәте вәкилләре тарафыннан оператив-эзләү чаралары кысаларында Казанның Яңа-Савин районында "Тойота" автомобилендә наркотик исереклелеге билгеләре белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Үзкуркынычсызлык хезмәтенең оператив-эзләү часте башлыгы урынбасары кулга алынган. Шулай ук аннан составына наркотик керүе ихтимал булган бер матдә дә табылган.
Моннан тыш, полицейскийның эш кабинетында кул гранатасына охшаш предмет та табылган. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү ачылган.
Физик-химик экспертиза барышында ачыкланганча, полиция хезмәткәреннән йолып алынган матдәнең составында чыннан да наркотик булган.
Хәзерге вакытта бу вакыйганың барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: