Казанда кораллар яшерелгән урын табылган
Казанда полиция хезмәткәрләре кораллар яшерелгән урын тапканнар.
Соңрак аның башкалада яшәүче 50 яшьлек ир-атныкы булуы ачыкланган. Бу хакта "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә.
Кораллар Зур Мөхәммәтшин урамындагы 37 йорт янында җиргә күмелгән булган. Яшерен урында Калашников автоматы, "Сайга-410" ау карабины, "Аграм-2000" пистолет-пулеметы, ау мылтыгы, револьвер, 279 патрон, 3 шартлаткыч һәм берничә кулдан ясалган корал да булган. Яшерен урын хуҗасына карата җинаять эше ачылган, дип хәбәр итә vatantat.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа