Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казанда хәбәрсез югалган 30 яшьлек хатын-кызны эзлиләр

Ул 28 нче сентябрьдә иртәнге сәгать 4.00 Әмирхан проспектында таксига утырган, соңыннан туганнары белән элемтәгә чыкмаган

ТР буенча ЭЭМ җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре Казаннан булган 30 яшьлек Ольга Шамышеваны эзлиләр, ул 28 нче сентябрьдә иртәнге сәгать 4.00 Әмирхан проспектында таксига утырган, соңыннан туганнары белән элемтәгә чыкмаган.

Кыска вакыт эчендә таксистның кемлеге ачыкланган. Аның сүзләренчә, хатын-кыз машинага ике ир-ат белән утырган. Пассажирлар Авиатөзелеш районында төшеп калганнар.

Оператив-эзләү чаралары барышында хезмәткәрләр югалган хатынның кәрәзле телефонын тапканнар, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре Ольга Шамышеваны озата барган ир-атларны эзлиләр. ТР буенча ЭЭМ әлеге һәлакәт турында мәгълүматлары булганнарны 02 яки 052 телефон номеры буенча хәбәр итүләрен сорый, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250