Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казанда хатын-кыз, балаларын яклап, ирен үтергән

Хатын ит тарткыч белән иренең башына берничә тапкыр суккан, соңыннан, балаларын алып, әнисенә киткән...


4 нче гыйнварда төнлә Казанның Солидарность урамында урнашкан йорттагы бер фатирда 52 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табылган. РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе РФ ҖК 105 маддәсенең 1 нче часте буенча ("Үтерү") җинаять эше кузгаткан.

Әлеге җинаятьне кылуда шикләнелеп, һәлак булганның 33 яшьлек хатыны кулга алынган. Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган.

Аның сүзләреннән билгеле булганча, 2013 нче елның 28 нче декабрендә исерек ире белән талашканда, ир кулына пычак алган һәм аны, тагын өч баласын үтерү белән янаган. Ләкин хатын ирен тынычландырган, соңыннан ир караватка яткан. Хатын, ит тарткычны алып, иренең башына берничә тапкыр суккан. Соңыннан, балаларын алып, әнисенә киткән.

Тикшерүче хатыннан читкә чыкмау һәм тиешле тәртиптә булу турында документка кул куйдырткан. Хәзерге вакытта тикшерү чаралары уздырыла, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250