Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казанда “Фермерлар мәктәбе” ачыла

21 октябрьдән башкалада "Фермерлар мәктәбе" проекты үз эшен башлап җибәрә.

Яшь фермерларны документларны тутыру кагыйдәләре белән таныштырып, хуҗалыкта җитештерү объектларын төзергә өйрәтәчәкләр. Моннан тыш "Фермерлар мәктәбе"ндә катнашучылар үзләрен кызыксындырган шактый сорауга җавап таба алачак.
Оештыручыларның сүзләренә караганда, әлеге проектта төп басым хокукый нигез, менеджмент, сату-алу оештыру, грант һәм субсидияләр алуга ясала. Яшь фермерлар банк хезмәткәрләре, Татарстанның атаклы фермерлары белән дә очрашачак.

Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында үтә.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250