Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казанда Диснейленд булачак

Черек күл паркында, чит илдәге кебек, Диснейленд ачылачак.

Әмма төрле әкият персонажларын берләштергән әлеге күңел ачу урыны Шүрәлеленд дип исемләнер, мөгаен.

Универсиадага кадәр Арча районында гамәлгә ашырылучы «Кыш бабайда кунакта» проектын Казанга күчереп, аны ел әйләнәсендә кунаклар кабул итә торган мәйданга әйләндерү нияте бар. Программа Кыш бабай белән генә чикләнмәячәк, ә татар әкиятләрендәге Шүрәле, Шайтан, Бичура, Су анасы кебек персонажлар белән дә баетылачак. Шүрәлеленд паркын Черек күлдә оештыру уе бар. Әйтүләренчә, бу паркның концепциясе эшләнгән һәм эскиз проекты да әзер. Студентлар уеннарына кадәр Иске Татар бистәсендә ресторан-музей комплексын ачу да планлаштырыла.
Универсиада дигәннән, Дю Солей циркы уеннар вакытында казанлыларга һәм шәһәр кунакларына көн саен ачык һавада тамашалар күрсәтәчәк. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, җәйге паркта көн саен оештырылачак тамашалар түләүсез булачак.

«Шәһри Казан»

Фото Интернет челтәренннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса