Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казанда бу елның апрель башында IV Халыкара ветеринарлар конгрессы узачак.

Халыкара ветеринарлар конгрессы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия кошчылык берлеге һ.б.лар тарафыннан оештырыла.


Конгресста авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, диагностика лабораторияләренең, административ ветеринария учреждениеләренең җитәкчеләре һәм ветеринария белгечләре, терлекчелек продукциясен җитештерүенең технологлары, вак йорт хайваннары авырулары буенча махсуслашкан ветеринария табиблары, ветеринария югары уку йортларының фәнни хезмәткәрләре, аспирантлары, студентлары һ.б.лар катнашачак.

IV Халыкара ветеринарлар конгрессы кысаларында гадәттәгечә хайваннар авыруларын дәвалау һәм профилактикалау өчен ветеринария һәм медицина җайланмалары, фармакология препаратлары, хайваннарны карау һәм тоту өчен кирәкле җиһазлар, хайваннар азыгы һәм азыкка өстәмәләр һәм махсуслаштырылган әдәбият күргәзмәсе оештырылачак.

Конгресс конференцияләрендә сөт һәм ит терлекчелегендәге, сәнәгати кошчылык һәм дуңгызчылык тармагындагы ветеринария проблемалары буенча фикер алышулар булачак. Конгресс кысаларында азык-төлек иминлеге, ветеринария белеме мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узачак. «Рентгенология», «Ветеринария менеджменты», «Ветеринария стоматологиясе» темалары буенча вак йорт хайваннарындагы авыруларны диагностикалау, профилактикалау һәм дәвалау хакында мастер-класслар һәм лекцияләр һ.б.лар үткәрү күздә тотыла.

http://agro.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250