Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казанда бина тәрәзәсенә атучыларны тоттылар

ТР Арбитраж суды бинасының өченче катындагы тәрәзәгә атучыларны кичә кич полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Алар мәктәптә укучы, якындагы йортларның берсендә яшәүче 16 һәм 17 яшьлек үсмерләр булып чыкканнар. Малайлар пневматик пистолеттан аткан, вакыйга урынында ике пуля табылган. Нәтиҗәдә өченче каттагы тәрәзәгә һәм икенче һәм өченче катлар арасында бер урынга зыян килгән. Гаепләнүчеләрне видеокүзәтү камералары материалларын өйрәнгәннән соң ачыклаганнар. Аларны "Бәхетле" кибетендә электрон сигаретлар бүлеге янында тоткарлаганнар. Сатучылар аларның биредә даими клиент булуын әйткән. Укучылар җәзасыз калачакларына шуның кадәр ышанганнар, хәтта өс киемнәрен дә башкага алыштырмыйча йөргәннәр. Тоткарланучыларның берсенең өендә пистолет табылган. Яшүсмерләр гаепләрен таныганнар һәм кызык өчен, пуля тәрәзәгә хәтле барып җитәрме дип кенә атуларын әйткәннәр. Җинаять эше кузгатылган. Атканына җавап бирергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса