Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казанда бер атна элек югалган таксистны эзлиләр

Хәзерге вакытта аның документлары гына табылган

Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсе тарафыннан хәбәрсез югалган Атабаев Марат Балагали улы эзләнелә (1978). Ул 16 нче декабрьдә соры төстәге "Богдан" («ВАЗ-2110») автомобилендә, дәүләт номеры - «О 086 ХО 116 RUS», чыгып киткән, һәм хәзерге вакытка кадәр өенә кайтмаган.
Ул шул ук көнне Казанның Киров районында "Адмирал" базары тирәсендә күренгән. 18 нче декабрьдә Яшел Үзән районында, 774 нче км янында, юлда Атабаев исеменә документлар табылган. Бу хакта бүген Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эзләнелгән ир соры болон куртка, кара толстовка, зәңгәр төстәге җылы спорт чалбарлары, кара-зәңгәр кроссовкалар кигән булган, башында - кара фуражка.
Аркасында аҗдаһа рәвешендә, күкрәгендә күбәләк-бант рәвешендә татуировкалар бар. Ике кулында да кытай иероглифлары язылган. Бер кулының урта бармагында - балдак формасындагы татуировка.
Автомобильнең өстенә таксиларга хас шашкалы кызгылт сары җайланма куелган. Арткы пыялага электрон адрес һәм телефон номеры язылган.
Әлеге кеше турында мәгълүматы булганнардан Казан, Димитров урамы, 11 адресы буенча "Зареченский" полиция бүлегенә яки 8 (843) 291-43-08, 02, 052 (аноним) телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итүләре сорала, дип хәбәр итә "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250